Тургай " приютында тәрбияләнүчеләр кошларны ашаталар

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Балалар үз җимлекләрен кайда урнаштыру турында озак уйламадылар: кошларны даими ашату очен, аларны якын-тирәдә урнаштырырга кирәк. Жимлекләрне приют территориясендә, нәкъ менә үз төркеменең тәрәзәләре каршында, нинди кошларның килүен һәм нинди азык ашавын белү өчен, агачларга элеп куйдылар. Балалар үз күзәтүләрен «Күзәтүләр көндәлегенә» язачаклар. Хәзер кошларга азык сибүне онытмаска гына кирэк!
            Акция кысаларында балалар белән «Барысы да кошлар турында», «Кышлаучы кошлар», «Кошлар ашханәсе» дигән әңгәмәләр үткәрелде, балалар төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, анда алар безнең җирлектә кышлаучы кошлар, канатлы дусларыбыз нинди азыкны өстен күрүләре турында күп нәрсәләр белделәр. Үткәрелгән акция балаларда кечкенә туганнарга карата мәрхәмәт хисләре уятты. Бу безнең приютның күркәм традициясенә әверелде.

Балалар зур кызыксыну һәм горурлык белән очып килгән кошларның алар өчен әзерләнгән азык белән сыйлануларын күзәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International