Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Кышлаучы кошлар " дәресе, җимлекләр ясау

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә әйләнә-тирә дөнья белән танышу өчен даими рәвештә чаралар үткәрелә.    Чираттагы дәрестә тәрбияче  Гүзәлия Вәлиева кышлаучы кошлар турында әңгәмә үткәрде.  Ул балаларга  Россиянең урта полосасында кышлаучы кошлар турында презентация күрсәтте, яшәү шартлары белән таныштырды. Балалар    кошлар рәсемнәрен  карадылар, аларның тавышларын тыңладылар, канатлы дуслар турында табышмаклар чиштеләр.

  Чара ахырында хезмәт белгече Гөлнара Сәлихҗанова һәм  балаларны   кошлар өчен җимлекләр ясарга өйрәттеләр.

Җимлекләр ясау-хезмәт тәрбиясенең бер өлеше, балалар яңа эш алымнары белән таныштылар, пычкы, лобзик, чүкеч белән эшләү күнекмәләрен өйрәнделәр. Хезмәт процессында  катнашып,  балалар үз эшләренең  нәтиҗәсен  күрделәр.

 Белгечләр  сүзләренә караганда, мондый  чаралар балаларда тере табигатькә карата кызыксыну уятырга, аңа сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, гомуми күзаллауны тирәнәйтә һәм киңәйтә, профессия сайларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International