2020 нче елның 22 нче гыйнвары көнне ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү эше кысаларында “Веста” үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова 25 балигъ булмаган бала өчен «Татарстан – минем горурлыгым» дигән чара уздырды. Максаты: балаларның Республика турында булган белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, патриотизм рухын ныгыту, Татарстан тарихына карата булган хөрмәтне ныгыту.
Чара «Каз канаты» татар көен, «Туган тел» җырын һәм Абдулхай Вахитның «Минем Туган илем» шигырен тыңлау белән башланып китте. Соңыннан белгеч балаларның туган яклары турында нәрсә белүләре турында әңгәмә үткәрде. Балалар Татарстанның Дәүләт символлары, аның табигый байлыклары, аның башкаласы турында булган белемнәрен слайд карап тулыландыра алдылар. Шуннан соң белгеч «Без-без, без идек» дигән татар уенын үткәрде, музыкаль уен кораллары турында табышмаклар әйтте.
Чара ахырында катнашучылар Татарстан Республикасы Гимнын тыңладылар.