Балтач муниципаль районы социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

        2020 елның 17 гыйнварында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсхәт улы Нугаев катнашында Балтач муниципаль районы социаль яклау тармагы коллективының йомгаклау җыелышы булып узды. 

         Учреждениеләрнең 2019 елдагы эшчәнлеге турындагы отчет җыелышы  актив рәвештә узды.  Структур бүлекчә җитәкчеләренең һәр чыгышы алдыннан, барлык катнашучыларны фикерләү өчен, актуаль социаль тема куелды.  Чакырылган кунаклар - «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Попечительләр һәм Күзәтчелек советлары әгъзалары, район башкарма комитеты бүлекчә башлыклары, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, үзәк хастаханә җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук белгечләр һәм социаль хезмәткәрләр үз ата-аналарын һәм балаларын лаеклы тәрбияләүгә, үткәрелгән комплекслы тернәкләндерү чараларыннан реаль ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча үзләренең позицияләрен әйттеләр.    

      Узган ел башкарылган эш һәм яңа елга төп планнар белән «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өч бүлеге хезмәткәрләре таныштырды.  Учреждениенең Попечительләр һәм Күзәтчелек советлары эше турында үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева сөйләде.

     Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина 2019 елның эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган  бурычлар белән таныштырды. Милли проектларны тормышка ашыру һәм балалар тәрбияләүче гаиләләргә һәрьяклап социаль ярдәм күрсәтү төп эш юнәлешләре булып тора.

     Җыелышта Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов социаль өлкә хезмәткәрләренең эшчәнлегенә югары бәя бирделәр. Аерым рәхмәт сүзләрен инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев җиткерде.

     Җыелыш «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

      Йомгаклау җыелышына «Наз хәбәрләре» газетасының махсус чыгарылышы әзерләнде, аның битләрендә район социаль яклау тармагы эшчәнлегенең төп санлы күрсәткечләре чагылдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International