Ңөнәр Буенча Дәрес

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Һөнәрләр.

Нинди һөнәр сайларга соң? Бу сорау күп кенә мәктәп укучыларын борчый. Һөнәр сайлау шактый катлаулы мәсәлә. Мондый катлаулы карар кабул иткәндә иң беренче чиратта үзеңне тыңларга һәм үзеңә ошый торган шөгыльләргә игътибар итәргә кирәк.

“Надежда” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең белгечләре тарафыннан «Һөнәрләр дөньясы белән танышу» дигән чара үткәрелде. Чарада балигъ булмаганнарны төрле һөнәрләр белән таныштырдылар. Әлеге чараның максаты булып һөнәрне дөрес сайларга өйрәтү; яшүсмерләрдә уңышка карата үз хезмәте нәтиҗәсе буларак мөнәсәбәт формалаштыру; төркемләп эшләү күнекмәләрен, бәхәс культурасын, коммуникатив күнекмәләр формалаштыру; үз гамәлләреңне башкалар белән килешеп эшләү күнекмәләрен үстерү тора. Әгерҗе муниципаль районының

         Балалар «Разминка-юморинка», «Тылсымлы капчык", «Профессиональ Әлифба» уеннары уйнадылар. Һөнәрләр дөньясы белән таныштылар. Борынгы заманнарда нинди һөнәрләр барлыгын белделәр. Балалар күп уңай тәэсирләр алдылар һәм төрле һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен күрсәтә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International