«Бәйлелек». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Йомык даирәдән чыгу» клубында 2020 нче елның 22 нче гыйнварында наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында «Бәйлелек» методикасы ярдәмендә төркемле психиагностика үткәрде.

            Диагностика нәтиҗәсендә тикшерелүчеләрнең барысы да гаиләдә иң мөһиме тынычлык, җәнҗалсыз һәм мөнәсәбәтләрне ачыклаудан башка алып барыла торган тормыш, дип саный. Моның өчен хәзерге вакытта алар үз көчләрендә булганның барысын да эшлиләр, 100% сораштыручыларның гаилә әгъзалары арасында киеренке мөнәсәбәтләре хөкем сөрә. Бу хәл аларның бәйлелекләре аркасында килеп чыга,  проблемаларның һәм кыенлыкларның барысы да бәйлелектән тора, шуңа күрә әйләнә – тирәдәгеләр белән аңлашылмаучанлык килеп чыга да инде. Катнашучылар әлеге хәлдән мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйлар. Аларга психолог һәм социаль эш буенча белгеч ярдәме кирәк. Тикшерелүчеләрнең күбесенең бүгенге көнгә булган өметләре акланмый. Ныклы гаилә турында булган фикерләре юкка чыга башлый. Хатын – кызлар уңай нәтиҗә булсын өчен бер-берсенә ярдәм итү һәм ярдәмләшү клублары булырга тиеш дигән фикергә киләләр.

Шуңа күрә «Ябык даирәдән чыгу» клубындагы алдагы дәресләр бәйлелекле профилактикалауга һәм якын кешеләр белән конструктив мөнәсәбәтләрне торгызуга юнәлдереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International