Питрәч муниципаль районында «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Китерү тәртибе сәламәтлек саклау Министрлыгы һәм хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгы боерыклары белән расланган.
Социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре авыл җирлекләре фельдшерлары белән берлектә көн саен өлкән яшьтәге гражданнарга үткәрелә торган профилактик тикшерүләр һәм диспансерлаштыру турында хәбәр итәләр, халыкның инвалидлык һәм вакытыннан алда үлеменә төп сәбәп булган хроник авыруларны профилактикалауга һәм алдан ачыклауга юнәлдерелгән.
Көн саен район үзәк хастаханәсенә, ФАПларга һәм амбулаторияләргә 12дән 20гә кадәр өлкән яшьтәге гражданга, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация үтү өчен китерелә. Ел башыннан башлап, Диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узу өчен, медицина оешмаларына Питрәч, Ленино-Кокушкино, Көек, Шәле, Иске Шигали, Шихазда, Чыты, Күн, Нептун, Кибәч, Керәшен Сәрдә авыллары һәм башка торак пунктлардан 96 өлкән яшьтәге граждан китерелде.
2019 елда бу мөмкинлектән 1344 өлкән буын вәкиле файдаланган. 2020 елның 1 кварталында әлеге мөмкинлектән барлыгы 600 өлкән яшьтәге граждан файдаланачак.