Лениногорск «Исток-Башлангыч»халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Демография» милли проекты гамәлгә ашырыла

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

23 гыйнвар көнне «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск хатын-кызлар консультациясе базасында «Тормыш бүләк ит!» акциясе узды. Аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары оештырган иде. Акциядә беренче кат бәби көтүче һәм яшь балалары булган йөкле хатын-кызлар катнашты.

Акциянең төп максаты - туучылар санын арттыру һәм гаиләнең мөһим булуын аңлату. Мәгълүмат-аңлату эше кысаларында белгечләр балалар туганда законда каралган түләүләр, социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе турында, шулай ук балаларның кирәк-яракларын бүләк итү турында сөйләделәр. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды. Акция азагында катнашучыларга буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International