Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатында «Мин кышкы әкият ясыйм» темасына рәсем дәресе.

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе
2020 нче елның 20 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияче Яруллина Р.Р. «Мин кышкы әкият ясыйм» темасына рәсем дәресе үткәрде. Дәреснең максаты: кышкы пейзаж сурәте булдыру. Бурыч: 1.Балаларны кышкы рәсемнәр ясау белән кызыксындыру; 2.Кулларның вак моторикасын үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү; 3. Пөхтәлек, тырышлык, игелеклелек тәрбияләү. Кыш бик күңелле ел фасылы гына түгел, искиткеч матур да. Шагыйрьләр, рәссамнар, композиторлар кышны, аның кәефен, матурлыгын тоеп, бу хакта сөйлиләр. Әлеге чарада берничә бала катнашты. Балалар да рәссам булырга тырышып карадылар. Тәрбияче белән бергә кышкы табигатьнең матурлыгына сокландылар. Ә аннан соң тәрбияче балаларга үзләренең хис-кичерешләрен буяулар һәм кисточка белән альбомга төшерергә тәкъдим итте. Һәркем үз композициясен кәгазьдә йортлар, агачлар, куаклар, чыршылар, туңган елга сурәтләрен урнаштырды. Балаларга кышкы табигатьне сурәтләү бик ошады һәм алар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International