18 гыйнвар-Бөтендөнья Кар бабай көне дип игълан ителде - балаларның тагын бер яраткан бәйрәмнәренең берсе. Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр бу вакыйгадан читтә калмады. Балалар бу көнне бик күңелле үткәрделәр. Ни өчен нәкъ менә 18 гыйнвар Бөтендөнья кар көне үткәрелүен белделәр, үз куллары белән «Кар бабай» дигән кул эшләре ясадылар. Бәйрәм ахырында һәр бала үз «Кар бабаен» ясады һәм урамда күңелле уеннар уйнадылар.
.jpg)
.jpg)