Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Көн тәртибендә»

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 нче елның 20 нче гыйнварында Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Шәфкать» үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар советы пленумы булып узды. Пленумда ветераннар оешмасының узган елдагы эшенә йомгак ясалды. Нотыклар белән Сарман муниципаль районы хакимияте башлыгы Фәрит Хөснуллин, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлекләре ветераннар советы рәисләре чыгыш ясадылар. Пленумда ветераннар оешмаларының ветераннарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту эшендә катнашуы турындагы төп мәсьәлә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International