«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Дөнья могҗизалары” дигән шөгыль булып узды

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елның  20 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  “Дөнья могҗизалары” дигән шөгыль булып  узды.

Шөгыльнең максаты булып балаларга кул белән ясалган төрле могҗизалар турында белемнәр бирү булды, балаларда матурлык хисләре уяту торды.

Тәрбиячеләр шөгыль башында балаларга Египет пирамидалары, Сфинкс турында сөйләделәр, кызыклы иллюстрацияләр күрсәттеләр.

Шөгыльнең икенче өлешендә практик эш эшләделәр. Балалар үзләре альбом битендә пирамидалар төзеп карадылар.

Шөгыльдә 15 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International