Яр Чаллы шәһәренең "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Энергетик» мәдәният сараеның «Без бергә» дигән клуб артистлары "Иске Яңа ел: легендалар һәм гореф-гадәтләр"дигән бәйрәм кичәсе уздырдылар.
Чараның максаты: уңай эмоциональ кәеф булдыру, рус халкының үткәненә, тарихына, мәдәниятенә карата кызыксыну, хөрмәт тәрбияләү, бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне саклап калу.
Бәйрәм кичәсен алып баручы, иҗат жанрлары буенча белгеч Лилия Минһаҗева, котлау сүзләреннән соң, социаль хезмәт алучыларны Иске-Яңа ел төшенчәсе һәм аның әһәмияте белән таныштырды. Тамашачылар, элекке заманда әбиләре белән үткәрә торган уеннар һәм гореф-гадәтләрне искә төшереп, бу бәйрәмгә серлелек, тылсымлылык өстәп, үзләренең изге теләкләренең тормышка ашуын теләделәр.
"Энергетик" мәдәният сараеның популяр солистлары Олеся Шимон һәм Марсилия башкаруында дәртле Яңа ел җырлары залда бәйрәм атмосферасы тудырды. Артистларның һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм яраткан җырларына кушылып җырладылар.
Чараны алып баручының төрле күңелле уеннары һәм конкурслары, өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны генә түгел, ә яшь тамашачыларны да берләштерде.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар артистларга рухландыргыч кичә өчен рәхмәт белдерделәр һәм аларга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар теләделәр һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Чарада 46 кеше катнашты.