Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Кышкы мозаика” дигән конкурс-уен программасы уздырылды.Чара балаларның дустанә мөнәсәбәтләрен формалаштыру, аларның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен арттыру максатыннан әзерләнгән иде. Балалар өчен “Рус рәссамнәре иҗатында кыш” слайд-шоу күрсәтелде, шулай ук конкурслар, әкияти сораулар, эстафета-ярыш булды, балалар кышкы табышмаклар чиштеләр. Балалар уйнадылар, дөнья халыкларының кышкы традицияләреһәм бәйрәмнәре белән таныштылар. Алар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, бик теләп катнаштылар һәм үзләре өчен бик күп файдалы яңа мәгълүмат алдылар.
Тәрбияче Филсинә Гарәфиева әйтүенчә, мондый уен чаралары балаларның яшьтәшләре белән аралашу культурасын үстерүдә, аларның кышкы ел фасылы турында гыйлемнәрен ныгытуда, гомуми күзаллауларын киңәйтүдә ярдәм итә.