Инновацион технология «ВИРТУАЛЬ ТУРИЗМ»

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Яңа 2020 елдан "Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «виртуаль туризм" инновацион технологиясе кертелә. Бу өлкән буынның тормыш сыйфатын күтәрү һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бик кызыклы һәм югары юнәлеш.

Яңа технология халыкның аз мобильле категориясе, шул исәптән инвалидлар өчен аеруча актуаль. Әлбәттә, виртуаль экскурсияләр беркайчан да чынбарлыкны алыштормый, әмма бик яхшы ярдәмлек булып тора менә шушы  ысул белән, ял итү киңәя. Виртуаль турлар халыкның  теләкләренә бәйле рәвештә төзелә.

Виртуаль турлар ярдәмендә монда яшәүчеләр  үзләренең күптәнге хыялларын тормышка ашыра алачаклар, бер үк вакытта көчле позитив һәм күңел күтәренкелеге дә алачак. Хезмәт алучылар арасында энергияле һәм кызыксынучылар, якты тәэсирләр һәм яңа ачышлар алучы кешелэр бардыр, әмма алар өйдән чыга алмый. Алар өчен виртуаль туризм-психологик сәламәтлекне саклауның иң яхшы алымнарының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International