“Демография” милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны диспансеризация уздыру бу елның 13 январеннан Чалпы авылына урнаштырылган “Күчмә поликлиника” бинасында дәвам итә. Татшуган авылында яшәүче өлкәннәр “Омет” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә бирелгән «LADA Largus» махсус автомобиле белән алып киленеп, медицина тикшерүе узгач, өйләренә чаклы озатып куелалар. 88 өлкән яшьтәге кеше бу хезмәттән файдаланды инде.