«Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә профессор Исанова Вәлидә Әдим кызының мастер-классы узды. Чара "REFORMA-ТЭКТ" термаль-электроимпульс костюмы-тренажерын куллануга багышланган иде. Мастер-классны инвалид балаларның әти-әниләре, үзәк хезмәткәрләре тыңлады.