Иске Яңа ел - ул традицион кышкы тантаналарны озайта торган күңелле бәйрәм. Ул бераз тынычрак уза, аңа яңа елның котылгысыз юлдашларына әверелә торган ыгы-зыгы һәм шау-шу хас түгел.
Әлеге уңайдан "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ведомствоара социаль патронажда торучы 17 гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен "Энергетик" Мәдәният сарае хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Иске Яңа елны каршылыйк" дип исемләнгән социаль-анимацион чара узды.
Балалар өчен биюләр, күңелле җырлар белән уен программасы оештырылды. Әкият персонажлары балалар белән уйнадылар, аларга кызыклы тарихлар сөйләделәр һәм егылганчы күңел ачтылар. Шулай ук төрле конкурслар һәм биремнәр чарага шатлык өстәделәр.
Уеннардан соң барлык кунаклар театральләштерелгән тамашада катнаштылар, соңыннан барлык балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.