15 гыйнвар көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияче Минабутдинова Оксана социаль хезмәткәр Демидова Зөлфирә белән берлектә «Кышкы кәеф " темасына аппликация дәресе үткәрде»
Дәреснең максаты: күләмле аппликация алу өчен төрле фигураларны кәгазьгә беркетү техникасын үзләштерүдә иҗади сәләтләрне ачу.
Бурычлар: төрле фигуралардан биттә катлаулы композиция ясау, кул бармакларының вак моторикасын, абстракт фикерләүне ныгыту; эшкә карата иҗади кызыксыну, логик фикерләүне ачу.
Дәрестә интернатта гомер итүчеләр башта төсле кәгазьдә аларга кирәкле фигураны, картинаны ясадылар, аннары аны кистеләр һәм әзерләнгән кәгазьгә ябыштырдылар. Әлеге эш өлкәннәрдән игътибарлык, пөхтәлек, тырышлык таләп итә, үзен күрсәтү, иҗади фантазия күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Шулай ук аппликация ясау депрессия һәм начар кәеф турында онытырга ярдәм итә. Бу өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга яшәү проблемаларыннан арынып торырга һәм үз тормышларына ямь кертергә мөмкинлек бирә.
Иҗади дәресләр йогынтысында өлкән кешеләрнең эмоциональ хәле яхшыра, аларда ихтыяҗ, җаваплылык хисе яңадан торгызыла.