«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Минем Татарстаным” дип аталган танып – белү уены үтте

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның  14 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәүлек буе эшли торган бүлектә “Минем Татарстаным” дип аталган танып – белү уены үтте.

Дәреснең максаты Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, танып – белү күнекмәләрен үстерү, сөйләм, кызыксынучанлыкны, фикерләүне үстерү, тыңларга һәм иң мөһимен таба белү  торды.

Уен барышында балалар: ” Ватан нәрсә ул?” – дигән сорауга җавап бирергә тырыштылар. Россия турында төп мәгълүматларны искә төшерделәр, аның символлары: герб, флаг, гимн, аның географик үзенчәлекләрен кабатлап үттеләр. Соңыннан туган ил турында мәкаль һәм әйтемнәрнең өлешләрен дөрес тоташтырырга тырыштылар.

Дәрес ахырында командалар сорауларга җавап бирделәр. Уен файдалы һәм кызыклы булды. Барлык катнашучылар да уңай тәэсирләр алдылар. Уенда 16 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International