«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Компьютер классында альтернатив кертү юлы белән аппарат программа комплексын файдалануга тапшыру» буенча мастер-класс

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

 «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова компьютер классында альтернатив кертү юлы белән аппарат программа комплексын  өске органнарның  хәрәкәт итү функцияләре бозылган очракта  социаль хезмәт алучылар өчен альтернатив тапшыру җайланмасын куллану буенча мастер-класс үткәрде.

      Мастер-классның максаты: мөмкинлекләре чикләнгән социаль хезмәт алучыларны компьютер грамотлылыгына, яңа технологияләрне үзләштерүгә һәм күзаллауларын киңәйтү өлкәсендә яңа аппарат программа комплексы белән таныштыру.

        Махсус программалы техник комплекс физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен: төрле программа белән тәэмин итүне оештыру, уку-укыту процессын  программа белән экранга кертү, аудио һәм видео мәгълүмәтләре  турындагы программалар,  рәсемнәр, текстлар, таблицалар, презентацияләр, антивирус пророграммалары белән эшләүне  үз эченә ала.

      Чара барышында социаль хезмәт алучылар программа буенча: «Тычкан манипуляторы белән идарә итү – “Каракул” рәсеме ясау”, «Текстны  формалаштыру» дигән биремнәр эшләделәр.

      Чара барышында катнашучылар аппарат программасы комплексын  альтернатив файдаланү- хәрәкәтләнү координациясен яхшыртуга һәм бармакларның моторикасын арттыруга китерә дигән  фикер белдерделәр.

       Чара 3 кеше катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International