«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Бөтен җирнең балалары дус” дип аталган дәрес үтте

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

2020 елның  10 январендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балала белән “Бөтен җирнең балалары дус” дип аталган дәрес үтте.

Әлеге чараның максаты булып балаларда төрле милләт һәм рас кешеләре арасында “дуслык” төшенчәсен формалаштыру торды.

Балалар төрле материклар буенча интерактив сәяхәт ясадылар һәм төрле раса балалары белән таныштылар. Аларның торагын, милли кием – салымнарын, гореф – гадәтләрен кәрделәр, халык һәм милләт кешеләре күп, ләкин барысы да дөньяда яшәргә, шатланырга һәм бер – берсе белән дус булырга тели, дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International