«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Өлкән буын» федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Когнитив функцияләрне үстерү» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларның хәтер, игътибар, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Тренинг барышында фикерләү сәләтен үстерү өчен социаль хезмәт алучыларга түбәндәге күнегүләр үткәрелде: «Дүртенчесе артык», «Закончалыкны ачыклау», «Анаграмма». Катнашучылар хәрефләрне билгеле бер рәвештә күчерәләр, нәтиҗәдә алдан фаразланган башка сүз килеп чыга. Ә хәтер һәм игътибарны үстерү өчен «Исеңдә калдыр һәм кабатла», «Тышкы кыяфәт», «Сүз тап» күнегүләре үткәрелде.
Социаль хезмәт алучылар игътибарлылык һәм активлык күрсәтеп, чарада теләп катнаштылар. Катнашучылар, яшь барган саен хәтердә үзгәрешләр сизелүен һәм мондый чаралар когнитив функцияләрнең төп күрсәткечләрен – хәтер, игътибар, фикерләү сәләтләрен яхшырту һәм саклап калуда ярдәм итүен билгеләп үттеләр.
Тренингта 16 кеше катнашты.