Саба муниципаль районының «Тургай» приютында "Гарденотерапия " программасы буенча чаралар узды

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүлмә гөлләре кышкы чорда авыр чыныгу вакытын уза, исән калу өчен аларга өстәмә тукландыру мөһим.

Суган кабыгы элек-электән күп кенә максатларда кулланыла. Микроэлементларга бай булу нәтиҗәсендә суган кабыгы үсемлекләрне вакыт-вакыт тукландыру сыйфатында файдалы.

Бүген тәрбияче Айгөл Нурфаезовна «Гарденотерапия» программасы буенча балалар белән «суган коктейле» әзерләделәр. Алар өй шартларында ашламалар әзерләргә өйрәнделәр һәм файдалы үзлекләрен белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International