2020 елның 9 январендә Балтач районының Чутай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиуллин Наил Нәбиулла улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәту үзәге җитәкчесе Голнара Әхмәдиева, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Алфред Әхмәтханов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Фердинанд Хайруллиннар юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырдылар.
Наил Нәбиуллин озак еллар колхозда эшләгән, авылдашларының ихтирамын казанган. Хатыны Әлфия апа белән 63 ел бергә гомер иткәннәр.
2018 елның май аеннан Набиуллиннар гаиләсе «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль карамакта торалар. Социаль хезмәткәр Руфинә Гайфетдинова өлкән яшьтәге пар өчен ярдәмче генә түгел, якын кешегә әйләнде.