Бүген, 9 гыйнварда, Яңа 2020 елда туган беренче сабыйны тантаналы рәвештә бала тудыру йортыннан каршы алу булды.
Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы Поркутеш авылыннан Терентьевлар гаиләсен кызлары туу белән котлады. Балтач үзәк хастаханәсе баш табибы Дәүлиев Газинур Дәүләтович тантаналы рәвештә ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле билге һәм бүләкләр тапшырды.
Сабый 2020 елның 5 гыйнварында 9 сәгать 40 минутта туган. Әти-әнисе балага Алена дигән матур исем кушканнар, бу исем «кояшлы», «балкып торган» дигәнне аңлата. Терентьевлар гаиләсен чын күңелдән шушы шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз.