Мамадыш районы «Надежда» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Согревая Сердца» дигән акциядә катнаштылар.

2019 елның 28 декабре, шимбә

Мамадыш муниципаль районы «Надежда» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Согревая Сердца»  акциясе кысаларында  «Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында » булдылар.  Балалар өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар, бәйрәм концерты үткәрделәр, аларга котлау открыткасы һәм Яңа Ел сувениры тапшырдылар.  Концерттан соң бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Чара ахырында әбиләр һәм бабайлар кечкенә артистларны рәхмәт сүзләре һәм елмаюлары  белән озаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International