2019 елның 27 декабрендә “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” Яңа елны каршылау!» тамашасы узды. Без хезмәткәрләр һәм интернатта гомер итүчеләр белән иң яраткан, иң якты һәм, әлбәттә инде, иң көтеп алынган бәйрәмне - Яңа елны каршы алдык! Яңа ел – ул теләкләрнең чынга ашу чоры. Бу теләкләр төрле булырга мөмкин, әмма без барыбыз да киләсе елның тагын да шатлыклы һәм бәхет алып килүен телибез. Бу бәйрәм бик күңелле узды. Театральләштерелгән тамашалар да булды, әйлән-бәйлән әйләнделәр, уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр! Яңа ел алдыннан чын могҗизалар башкарыла, диләр. Яңа ел-күтәренке кәеф тә бүләк итә бит әле ул. Бәйрәм килү белән бөтен әйләнә-тирә матурлана. Урамнарда да, йортларда да утлар белән бәйрәм чыршысы балкый. Без бер-беребезгә: Яңа Ел Белән! Яңа ел белән! - дигән сүзләр әйтәбез! Бәйрәмнәр белән!!!