«Өлкән буын» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан һәм Күзәтчелек советы әгъзасы Әюпова Гөлнара Роберт кызы инициативасы белән социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен «Техно» ҖЧҖ компаниясе Анисимова Алла Александровна тарафыннан хәйрия ярдәме күрсәтелде. Алар безнең интернатта яшәүчеләр өчен суыткычлар алып килделәр. Шуңа күрә һәр изге эш-чын бәйрәм, чөнки ул хәйрия шатлыгы бүләк итә, ә мондый шатлык биш минуттан соң эреми һәм йөрәктә озак саклана! Без ярдәм кулы сузарга, игелекле эш башкарырга, күңел җылысын, кайгыртучанлыгын уртаклашырга әзер булган кешеләргә бик рәхмәтле. Хәйриячелек, шәфкать. Аваздаш сүзләр, изге сүзләр. Ә изгелек-гаҗәеп нәрсә! Ул бер-берсен якынайта. Игелек безне ялгызлыктан, рухи яралардан һәм үпкәләүдән саклый. Изгелек кылыгыз!