Әкият геройлары Кар Кызы, Кыш бабай белән балалар шунда ук бәйрәм атмосферасын тойдылар. Алар чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрделәр, биеделәр, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны бүләкләр белән сөендерделәр. Приют директоры Айрат Мавлеев барысында якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, узып баручы елга йомгак ясады. Тәрбияләнүчеләр төрле номинацияләр буенча дипломнар белән бүләкләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Балалар уңай эмоцияләр, күп бүләкләр алдылар.