«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Хөсәенова Л.З. социаль яктан куркыныч һәм аз керемле гаиләләрдә булды. Әти-әниләр белән пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж, дөрес яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге турында, сәламәт яшәү рәвешен кертү турында әңгәмә үткәрелде. Балаларга “Альпари” хәйрия фонды җибәргән Яңа ел бүләкләре тапшырылды. «Альпари» хәйрия фонды 2005 елда Татарстан территориясендә яшәүче балаларга физик һәм акыл сәләтенә карамастан тулы күләмдә үсәргә мөмкинлек бирү максаты белән оештырылган.