Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” «Күңелле светофор»

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Юл-транспорт һәлакәтен кисәтүдә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлату, урамнарда һәм юлларда  үз-үзеңне тәртипле тоту күнекмәләренә өйрәтү  эше мөһим роль уйный. Балалар еш кына автомобиль һәм юл куркынычын аңламыйлар. Нәкъ менә шуңа күрә Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә «Күңелле светофор» дигән күңел ачу чарасы үткәрелде. Аның төп максаты булып балаларның юл йөрү кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында искә төшерү һәм ныгыту.

Уен формасында балалар юл йөрү кагыйдәләре турында белделәр,  игътибарны арттырдылар, уен-эстафеталарда катнашканда командада эшләргә өйрәнделәр. «Светофор нигә кирәк?» , «Автобуста», «Әти-әнисез урамда" дигән темаларга табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр.

Чара ахырында балалар оригами элементлары белән үзләренә светофорлар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International