Чын йөрәктән

2019 елның 21 декабре, шимбә

«Гнездышко» социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Йөрәкне җылытып» дигән Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында өлкәннәр һәм ялгыз кешеләр өчен открыткалар ясауда актив катнаштылар. Максаты - ялгыз кешеләрне бәйрәм белән котлау, приютта тәрбияләнүчеләрне иҗтимагый әһәмиятле эшчәнлеккә җәлеп итү.

Акция балаларда уңай хисләр уятты. Әлеге чара өлкән буынга карата әхлакый сыйфатларны (игелек, хөрмәт, кайгыртучанлык, ышаныч) тәрбияләргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International