“Исәнме Яңа ел!” Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында бәйрәм

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Мөслим картлар  һәм инвалидлар интернат-йортында "Исәнме Яңа ел!" бәйрәме узды. Чараны үткәрүгә һәм бизәүгә учреждениенең барлык хезмәткәрләре һәм интернат-йортта яшәүчеләр җәлеп ителде. Бәйрәм үткәрү өчен сценарий, музыкаль бизәлеш, концерт номерлары һәм костюмнар әзерләнде.

Яңа ел-тылсым, могҗизалар вакыты булганлыктан, бәйрәмдә сюрпризлар, бүләкләр һәм өлкәннәр өчен махсус әзерләнгән күңелле мизгелләр күп булды. Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Бадретдинова М. Р., Мөслим районында Татарстан халыклары ассамблеясы вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районы Иҗтимагый советы рәисе һәм интернат-йортның Күзәтчелек советы рәисе Солтанов Р.З., Мөслим муниципаль районында социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фатхуллина Г. Р, иганәчебез Мавлиева С.Г. ханым, интернат-йорт директоры Шакирянова Г. Г. һәм “Сүнмәс дәрт” ветераннар ансамбле исеменнән ихлас котлаулар яңгырады.

Бәйрәм барлык интернат-йортта яшәүчеләргә ошады. Өлкәннәр күңел ачтылар, уеннарда, конкурсларда  актив катнаштылар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм ахырында традицион конкурсларга йомгак ясалды, җиңүчеләргә һәм активистларга бүләкләр тапшырылды. Кыш бабай интернатның барлык бүлмәләрендә дә йөреп чыгып, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм кәефе ел буена саклансын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International