Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2019 елның 25 декабре, чәршәмбе

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чаралары якынлаша, димәк, фейерверклар һәм гирляндалар чоры башлана. Боларның барысы да бәйрәм кәефе генә тудырып калмыйча, куркыныч та тудыра, чөнки дөрес файдаланмаган очракта,  җәрәхәт алырга яки янгын килеп чыгарга мөмкин.

24 декабрь көнне Яңа ел алды чараларына әзерлек уңаеннан "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү урыннарында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү турында план буенча инструктаж үткәрелде.

Яңа ел чаралары вакытында янгын куркынычсызлыгы һәм килүчеләрне янгын вакытында эвакуацияләү өчен җаваплы булган хезмәткәрләргә аларның бурычлары турында искәрттеләр. Шулай ук практикада янгын сүндергеч белән эш итү кагыйдәләре һәм янгын чыккан очракта эш итү тәртибе дә өйрәнелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International