2019 елның 24 декабрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Социаль хезмәтләр һәм ышаныч телефоны” темасына чара үткәрелде.
Чараның максаты балаларны стандарт булмаган хәлләрдә үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру, ярдәм сорап махсуслаштырылган хезмәтләргә мөрәҗәгать итә белүне үстерү.
Әңгәмә барышында балалар ышаныч хезмәтенең телефон номерлары белән таныштылар, нинди очракларда мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белделәр. Шалтырату һәр очракта һәркемнән җаваплылык таләп итүне онытмаска кирәк.