Тиздән яңа 2020 ел да җитә. Һавада инде бәйрәм, Кыш бабай һәм мандарин исе сизелә. Бу тылсымлы кышкы чорда без барыбыз да, балалар кебек, кабат могҗизага ышана башлыйбыз.
23 декабрь көнне "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Үз-үзеңә юл" клубына йөрүче инвалид балалар тәрбияләүче әниләр бу гүзәл бәйрәм якынлашуын билгеләп үттеләр. Алар өчен тренинг элементлары белән дәрес оештырылды, аның барышында әниләр узган елны анализладылар, тормышларында булган вакыйгаларны тикшерделәр, алган тәҗрибә буенча фикер алыштылар, шулай ук киләчәккә теләкләр теләделәр.Шулай ук арт-терапиядән башка да булмады, чөнки иҗатта кеше үз сәләтен тормышка ашыра, кичерешдәрен, хис-тойгыларын чагылдыра, эчке гармониягә ирешә ала. Әниләр чыршы уенчыгы-Кар бабай ясадылар. Музыка белән релаксация сеансы ял итәргә, борчыган проблемалардан арынырга ярдәм итте, катнашучыларны уңай якка рухландырды.
Очрашу балалар белән бергәләп чәй эчү һәм бер-берсенә сәламәтлек, яңа елда теләкләренең тормышка ашуы һәм уңышлар теләү белән тәмамланды.