«Яңа Ел Казаны»

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Баулы интернат-йортында «Виртуаль туризм» инновацион технологиясен тормышка  ашыру дәвам итә. Яңа ел алдыннан социаль хезмәтләр алучылар Казанның Яңа ел урамнарында виртуаль булдылар.

Максат: өлкән яшьтәге гражданнарның һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затларның тормыш сыйфатын күтәрү һәм актив озын гомерле булуларын озайту.

Әлеге технология ярдәмендә социаль хезмәтләр алучылар Татарстан, Россия, шулай ук Бразилия, Израиль, Франция һәм дөньяның башка илләренә виртуаль рәвештә «килергә» мөмкин. Бүген без Республикабыз башкаласы – Яңа ел Казанында «булдык». Матурлыкка соклану һәм башкаланың истәлекле урыннарын күрү мөмкинлеге бар иде.

Виртуаль туризм өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм зәгыйфләрнең уңай эмоциональ халәтен генә түгел, яңа социаль элемтәләрне дә җайга салырга мөмкинлек бирә, мәгълүмати яктан баета һәм актив тормыш позициясен формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International