Җәлил картлар йортында үз куллары белән Яңа ел уенчыклары ясау

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

24.12.2019 Җәлил картлар йортында тәрбияче Минабутдинова Оксана һәм социаль хезмәткәр Демидова Зөлфирә  берлектә Яңа ел уенчыклары ясау буенча интернатта яшәүчеләр белән мастер-класс үткәрделәр. Мастер-класс барышында социаль хезмәт алучылар кул астындагы материаллардан яңа ел уенчыклары ясау технологиясен үзләштерделәр.

Мастер-класс ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләрне сәнгать иҗаты технологияләренә өйрәтү генә түгел, кирәкле социаль һәм психологик ярдәм дә күрсәтелде. Аралашу һәм игътибар-ул Картлар йортында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә бик мөһим.

Яңа ел уенчыклары ясау өлкәннәргә якынлашып килүче бәйрәм атмосферасына чумарга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International