Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” “Тылсымлы кыш!" һавада спорт-күңел ачу чарасы

2019 елның 20 декабре, җомга

 Кыш! - әкияти ел фасылы! Ә кышкы күңел ачу балалар өчен иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Арчаның « Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Тылсымлы  кыш!" исемле чара уздырылды, бәйрәмнең  төп герое Кышбикә булды.    Һәм, әлбәттә инде,    әкияти Убырлы Карчык . Саф һавада хәрәкәтле уеннар оештырылды: «Төз ату », «Тиз йөрү», «Кем тизрәк чиләкне кар  белән тутыра», шулай ук музыкаль уеннар һәм флэшмоб. Балалар ярышларда актив катнаштылар: җитезлек һәм зирәклеккә биремнәр үтәделәр, бер-берсенә ярдәмләшеп, эшләделәр. Бәйрәмдә күңелле һәм дустанә мөнәсәбәт  сизелде,   пассив күзәтүчеләр булмады. Барлык балалар да бик канәгать калдылар. Үзәк белгечләре Сәлихҗанова Гөлнара, Мөхәммәтшина Гүзәлия һәм Галиева Ләйсән сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга бик күп шатлык, күңел ачу, энергия бирә  һәм балаларны бердәмлеккә тупларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International