19.12.2019 г «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Кыргый хайваннар кышын»дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: кыргый хайваннар тормышы турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү; туган як табигатенә, урманнарда яшәүче хайваннарга мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар тәрбияче белән бергә кышкы урманга сәяхәткә чыктылар. Кыш турында әңгәмә үткәрелде.
Сюрпризлы момент, дәрескә кунак килде, курчак Сорау Почемучкин. Балалар дәрес дәвамында кызыксынучанлыкларын күрсәттеләр, Сорау Почемучкин аларга сораулар бирде, хайваннар турында табышмаклар әйтте, рәсемнәр белән эшләде. "Кемдә?», “ Саннарны таратыгыз”,” Су өстендә”, “Кайда яши?» уеннарын уйнадылар.
Балалар яхшы белемнәрен күрсәттеләр һәм кыргый хайваннар турында бик күп яңалыклар белделәр.