Тылсымлы Яңа ел!

2019 елның 20 декабре, җомга

 “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында “Развивайка” клубы эшчәнлеге кысаларында сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияне тормышка ашыруны дәвам итә.

17 декабрь көнне “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  үзәк психологы тарафыннан “Тылсымлы Яңа ел” дигән төркемле дәрес оештырылды. Клубның төп эшчәнлеге-сәламәтлекләре чикле булган балаларның тормыш сыйфатын арттыру; бергәләп вакыт уздыру юлы белән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен җайга салу.

       Дәреснең максатлары һәм бурычлары:

- уен барышында аралашу күнекмәләрен формалаштыру

- социаль юнәлешне үстерү

- моторика, тактик хисләрне актуальләштерү

- вербаль коммуникация күнекмәләрен формалаштыру

- психомотор өлкәне үстерү

- хәтерне үстерү

- иҗади фикерләрне үстерү өчен шартлар тудыру

- уртак хезмәттәшлек

 “Үзенчәлекле” балалар һәм аларның ата-аналары белән эшләүдә психологлар төрле ысуллар һәм техникалар кулланалар. Арт-терапия стресс һәм куркуны җиңеп чыгу һәм кисәтү алымнары арасында беренче урыннарны били, коммуникатив һәм иҗади күнекмәләр үсешенә ярдәм итә.

Арт-терапия эмоциональ контакт урнаштырырга, балаларны коллективка берләштерергә, эмоциональ киеренкелекне бетерергә, хәтер, игътибар, кабул итү, сөйләм, моториканы үстерергә ярдәм итә

Балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән бергәләп чыршы өчен 3Д-уенчыклар ясадылар. Үзара фикерләшеп стразалар,  буяулар һәм төсле кәгазь ярдәмендә үз чыршыларын  бизәделәр. Барлык катнашучыларның да бәйрәм алды кәефе күтәренке иде, Яңа ел алдыннан гомуми эмоциональ фон, гаилә эчендәге бердәмлек артты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International