«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “ Гадәттән тыш хәлләр” турында профилактик әңгәмә үтте

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның  19 декабрендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлек тәрбиячеләре“Гадәттән тыш хәлләр” турында  профилактик әңгәмә үткәрделәр.

Шөгыльнең максаты булып Яңа ел бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү, гадәттән тыш хәлләрне булдырмау булды.

Шөгыль барышында балалар презентация карадылар. Анда төрле гадәттән тыш хәлләр турында күрсәтелде һәм ситуацияне чишү юллары табылды. Шулай ук әңгәмә үткәрделәр.

Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясалды: димәк Яңа ел бәйрәмнәре вакытында игътибарлы булырга, әти – әниләрдән башка йөрмәскә, утлар кабызмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шөгыльдә 13 бала катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International