Оптимизм һәм яхшы кәеф - актив озын гомерлелек шартлары.

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Хәзерге медицина могҗизалар тудырырга сәләтле, һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен махсус тернәкләндерү программалары, чыннан да, аларның физик активлыгын сизелерлек яхшырта һәм тормыш шатлыгын кире кайтара ала. Оптимизм һәм яхшы кәеф - актив озын гомерлелек өчен мөһим шартлар булып тора. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар төрле чараларга, конкурсларга, бәйрәмнәргә бай актив тормыш белән яшиләр. Социаль тернәкләндерү бүлекчәсенә районның төрле музыкаль төркемнәре килүе яхшы традициягә әйләнде. Узган 2019 елда «Квартет» төркеме, «Азнакай гүзәлләре» триосы, «Хатирә»фольклор ансамбле, Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары чыгыш ясадылар. Декабрь аенда «Миләш» вокал группасы социаль хезмәтләр алучылар тормышын унай эмоцияләр белән тулыландырды. Кызларның чыгышлары өлкәннәрнең кәефен күтәрде. Җырлар, шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады – тамашачылар бик теләп кушылып җырладылар һәм алкышладылар. Зал күңелләрдә яхшылык һәм шатлык атмосферасы белән тулы иде. Азнакай районы һәм шәһәре иҗат коллективларына тыгыз хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез һәм үзара мөнәсәбәтләрнең алга таба да үсүенә өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International