2019 елның 18 декабрендә Сарман муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе « Шәфкәть» үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен өстәл теннисы буенча турнир үткәрелде.
Спорт ярышларының максаты, өлкән буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Теннис мәйданчыгында азарт һәм җиңүгә омтылу рухы хөкем сөрде. Уенчылар, олы яшьтә булуына карамастан, оппонентларның туплары белән бик җитез уйнадылар, ә ярыш мавыктыргыч чара булды, анда күпләр өчен җиңү түгел, ә катнашу мөһим иде.
Чара ахырында истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар спорт залыннан күтәренке кәеф белән чыктылар.