2019 елның язында бөтен Россия буенча пенсия яшенә килеп җитүче гражданнарны эш белән тәэмин итүгә максатчан ярдәм күрсәтү программасы старт алды, һәм аның мөһим векторларының берсе пенсия яшенә килеп җитүчеләрнең квалификациясен күтәрү булды.
Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге пенсия яшенә килеп җитүче 7 хезмәткәре "Урта һәм кече бизнеста эшкуарлык эшчәнлеге" һәм "Коммерция агенты" һөнәри программалары буенча Татарстан Республикасының "Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә укулар узды.
2019 елның 18 декабрендә Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында Татарстан Республикасы «Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте» директоры О.В. Силантьева, директор урынбасары Т. П. Андриянова, ОСЗ башлыгы Р. Р. Сәхәбиева, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Э. И. Хәйруллина катнашында таныклыклар тапшыру тантанасы булды.