“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында үзәк белгечләре " Без һәрвакыт яшь” дигән рекреацион-сәламәтләндерү яңа ел чарасы үткәрделәр.
Чараның максаты: бәйрәм эмоциональ атмосферасын булдыру, коммуникатив күнекмәләрне яхшырту һәм өлкән буын гражданнарын актив шөгыльгә җәлеп итү.
Чара катнашучыларны сәламләп, күңелле физик күнегүләр белән башланды, ул тыныч атмосфера тудырырга һәм җиңүгә омтылырга ярдәм итте.
Катнашучылар 2 командага бүленделәр, аларга шаян викторина тәкъдим ителде, җаваплары көлү һәм күңел ачу белән үрелеп барды. Алга таба хәрәкәтчән «Шалкан», «Талпаннар», «Учларда туп» уеннары башланды. Конкурста җиңүче командаларга һава шары рәвешендәге бүләк тапшырылды һәм шарлар саны буенча җиңүче команда билгеләнде, ләкин барысы да бердәм булып “дуслык” җиңде дигән карарга килделәр һәм бу шарлар белән катнашучылар үзәк бинасын бизәргә булдылар.
Бу чара социаль хезмәт алучыларга үзара иркен аралашуда ярдәм итте, хезмәттәшлек күнекмәләрен һәм кәефләрен яхшыртты.
Чарада 12 кеше катнашты.