2019 нчы елның 17 нче декабрендә «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова тарафыннан «Координацияне үстерү буенча хәрәкәт һәм уеннар» дигән төркемле чара уздырды. Максат: хәрәкәтләнү күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү, сөйләмне үстерү.
Дәрес башында педагог балалар белән «Керпекщй, кайда яшисең» һәм «Үгез» дип исемләнгән җыр-инсценировкалар үткәрде. Әлеге күнегүләр уен персонажының образын иҗади чагылдыра, хәрәкәтләнү күнекмәләрен ныгыта. Күнегүләр вакытында балалар хәрәкәтләрне генә кабатлап калмыйча, текстны да үстерделәр. Күнегүләрдән соң педагог балаларга музыкаль пианино турында сөйләде аны карарга тәкъдим итте, һәм пианинода ясала торган ерым элементларны күрсәтте. Балалар сенсорлы клавишаларда күнегүләр ясадылар, аяклар һәм куллар белән идарә иттеләр, шул ук вакытта музыкаль ритм һәм тембрны үтәделәр.
Дәрес ахырында балалар педагогка кызыклы дәрес өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә идән пианиносында уйнарга теләк белдерделәр.