«Бар щйбер турында да» клубы кысаларында 16 нчы декабрь көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге белгече Әлфия Байкова мөмкинлекләре чикле булган 9 ата-ана өчен «Аралашу шатлыгы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: социаль шәхес буларак кеше турында төшенчә формалаштыру; аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес барышында катнашучылар берничә күнегү башкардылар. Шулай итеп, «Сүзне танып бел» күнегүен үтәп, катнашучылар командаларга бүленделәр һәм яшерелгщн съзне танып белергщ тырыштылар. Күнегү ахырында катнашучылар алынган нәтиҗә турында фикер алыштылар һәм аралашу - кешеләр арасындагы элемтә формасы, үзара хезмәттәшлек, бергәләп башкарыла торган гамәл дигән нәтиҗәгә килделәр. «Әйдәгез, бер-беребезгә комплиментлар әйтик» дигән күнегү катнашучыларга үзенең кәефен яхшыртырга, тормыш һәм иҗат тонусын күтәрергә, үз көчеңә ышаныч алырга мөмкинлек бирде.
Гомумән алганда, дәрес күңелле атмосферада узды. Әти-әниләр коллективта бердәм, тату эш күрсәттеләр. Чараның төркемле характеры да кызыксыну уятты һәм уңай эмоцияләр тудырды. Дәрестә катнашучылар бик канәгать калдылар.