Түбән Каманың «Веста» үзәгендә психолог Наталья Емельянова социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 гаилә арасында «Туган кешеләр» клубында «Үз-үзеңне кулда тоту серләре» дигән дәрес үткәрде. Максаты: катнашучыларның психоэмоциональ халәтен тигезләү.
Чара башында психолог катнашучылар белән «Сәяхәт» ассоциатив тесты ярдәмендә гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр диагностикасын үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә катнашучыларның күбесендә диярлек гаилә эчендә тынычлык хөкем сөрми, якыннары белән дә мөнәсәбәтләре яхшы түгел икәнлеге күренә. Шуңа күрә, аралашуның деструктив рәвешләрен кисәтү максатыннан, психолог аларга «Ресурсларның икенче әйләнеше», «Сыпыру», «Юу машинасы» күнегүләрен күрсәтте. Шулай ук дәрестә «Мозартика» психотерапиясенең яңа юнәлешеннән «Дөнья образы - витражлар» күнегүләре кулланылды.
«Кызыклы-файдалы» йомгаклау даирәсендә катнашучылар «Сәяхәт» биремендә гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр һәрвакытта да алар көткәнчә төзелми икәнлеге турында ачыклануын ә «Дөнья образы – витражлар» күнегүендә үзе, башка кешеләр арасында үз урыны, үз максатлары һәм теләкләре турында,шулай ук эчке дөньясы турында яхшырак аңлауларын әйттеләр.